erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сарай Чокырчада Пушкин шигырьләре яңгырады ( видео )

Бүген Сарай - Чокырча авыл клубында (клуб мөдире Марсель Шарапов @sharapov.marsel ) үзенең 42 ел гомерен балаларга  рус теле һәм әдәбияты серләрен укытуга багышлаган  Марсель абыйның бертуган апасы Гөлзада Нәҗипова призына А.С.Пушкин әсәрләрен сәнгатьле уку буенча бәйге оештырылды.

 Бәйгедә Кесмәс зонасы мәктәпләреннән ( Сеҗе төп мәктәбе, Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе, Курса Почмак урта мәктәбе, Урта Курса төп мәктәбе) 20 укучы көч сынашты.  Сынашмый мөмкин дә түгел, чөнки бүләкләре бик саллы: I урынга – 7000 сум, II урынга – 5000 сум, III урынга – 4000 сум, «Тамашачы мәхәббәте” номинациясен яулаучы тагын дүрт укучыга – 1000 сум (барысы 4000 сум). Бәйгенең спонсоры -  Гөлзада Нәҗипованың улы Әтнә районының баш инженеры булып эшләгән Нәҗипов Илназ Рөстәм улы @ilnaz8843. 
        Бәйгенең максаты -  авыл мәктәбе укучыларында шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләре булдыру. 5-11 сыйныф укучылары А.С.Пушкинның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Чара бик күңелле һәм җанландыргыч үтте. Һәр чыгышны жюри бәяләп барды. Конкурс азагында җиңүчеләр билгеләнде: I урында – Курса Почмак урта мәктәбенең  11 нче сыйныф укучысы Шәмсемөхәмәтова Гөлшат, II урында – Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Шәмсемөхәмәтова Илүзә, III урында Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Мәҗитова Галия, “Тамашачы мәхәббәте” номинациясе ияләре: Курса Почмак урта мәктәбененең 10 сыйныф укучысы Хөснетдинов Илсаф, Сеҗе төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Нәбиуллина Гөлназ, Урта Курса төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы  Гайнуллина Зөләйха, Урта Курса төп мәктәбенең 2 нче класс укучысы Насыйбуллина Раяна. Катнашучы укучыларның һәрберсе диплом һәм китап белән бүләкләнде.
      Бәйгедә катнашкан укучыларның әти-әниләре исеменнән, мәктәп коллективлары исеменнән оештыручыларга олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Илназ Рөстәмовичка @ilnaz8843 аеруча зур рәхмәт. Укучыларны моның кадәр олылаган кешене беренче тапкыр очратам дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Укучы бала өчен 1000 сум акча да олы бүләк, ә 7000 сумны әйтеп тә торасы юк.  Туган ягыгызга булган мәхәббәтегез беркайчан сүрелмәсен, әниегезнең рухы шат булып, аның хәер-фатихасы сезне һәрчак озата барсын. 
 Ә Марсель абыйның иҗат чишмәсе саекмасын, мәдәният өлкәсендә эшләре гөрләп торсын дигән теләктә калам....
                      Гөлназ Шәмсемөхәмәтова, Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X