erid:2VtzquqpS7d
Сеҗе авыл җирлеге яңа бинага күчте
Арча яңалыклары

Сеҗе авыл җирлеге яңа бинага күчте

Бүген Курса Почмак авылында республика программасы нигезендә төзелгән Сеҗе авыл җирлеге бинасы ачылды.

Аны ачу тантанасында ТР муниципаль берәмлекләр ассоциациясе җитәкчесе Әгъзәм Гобәйдуллин, Арча муниципаль район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

- Сеҗе авыл җирлегенә мондый бина бик кирәк иде, - диде район башлыгы Алмаз Хисаметдинов үзенең чыгышында. - Без республикада быел беренчеләрдән булып бу программа буенча шундый обьект ачабыз. Республика җитәкчелегенә шундый мөмкинлек тудырганнары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. 

Әгьзәм Гобәйдуллин бу программаның авыл халкы өчен бик мөһим булуын һәм ул киләчәктә дә дәвам итәчәген әйтте. 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев