Реклама
Владимир Путин ике ел элек Федераль Җыенга юлламасында күп балалы гаиләләргә ипотека өчен 450 мең сум бүлеп бирергә кирәклеген әйткән иде
Күп балалы гаиләләргә ипотека өчен 450 мең сум бүлеп бирү турындагы федераль канун кабул ителде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды социаль челтәрдәге рәсми аккаунтында. Хәтерләсәгез, Россия Президенты Владимир Путин ике ел элек Федераль Җыенга юлламасында күп балалы гаиләләргә ипотека өчен 450 мең сум бүлеп бирергә кирәклеген әйткән иде. Бу канун 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче яисә аннан соңгы балалары туган гаиләләргә кагыла. Социаль ипотека программасы буенча фатир алучыларга әлеге акчаны куллану өчен, Россия Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертү таләп ителә. Эш инде бара. Үзгәрешләр якынча бер ай эчендә кертеләчәк.
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/senche-ochenche-balaga-450-me-sum
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз