erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сезнең өчен. Алданмагыз!

Газета укучыларыбыз кызыксына. Путин әйтте... Белеп торыйк Фотода: Үрнәктән өч бала знисе Алсу Вәлиуллина балалары белән. Без дәүләт ярдәмен алдык инде, ди ул. Гаризаны дәүләт хезмәтләре рәсми сайты аша язган. Алданмагыз, ди.

 

 

Эшләүче пенсионерларның да пенсияләре индексацияләнәчәк дигән сүзләр йөри. Матбугатта да бу турыда телгә алдылар.

Утсыз төтен булмый дигәндәй, 2020 елның 15 гыйнварында Владимир Путин Федераль җыелыш алдында ясаган чыгышында илнең төп законы РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертергә кушты. Яңалыкларның берсе – “...законга лаеклы пенсия белән тәэмин итү прин-ципларын беркетергә. Монда пенсияләрне даими рәвештә индексацияләүне куллану күздә тотыла”, – диде ул.

Газета укучыларыбыз кызыксынып тора. “Эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексация-ләнү турында яңалыклар юкмы? Путин әйтте бит...”, –диләр. Путин әйткәннәр тормышка ашып бара. Бәлки... Без бу турыда Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.

– Әлегә эшләүче пенсионерларның пенсия-ләрен индексацияләү турында хәбәр юк, – дип аңлатты Рузия Илсуровна. – Ә менә балаларга опекунлык итүче пенсионерларга сөенечле яңалык бар. Опекун пенсионерлар шулай ук эшләүче пенсионерлар булып санала. Шунлыктан пенсияләре моңарчы индексацияләнмәде. Аларның пенсияләре 2020 елның июленнән индексацияләнәчәк. Моның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

– Беруңайдан сорыйм әле, эшләүче пенсионерлар эштән туктаган очракта Пенсия фондына хәбәр итәргә тиешләрме?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Юк, эшләүче пенсионерлар эштән туктаган очракта Пенсия фондына килергә дә, хәбәр итәргә дә тиеш түгелләр. Бу мәгълүмат базада күренәчәк.

– Аларның пенсияләре ничек артып киләчәк?

– 2016 елдан эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексация-ләнми башлады. Шул елдан башлап арткан пенсия акчасы өстәлеп, эштән туктаган айдан соң өч ай үткәч, пенсия артып киләчәк. Пенсия эштән туктаган айның икенче аеннан индексацияләнеп исәпләнәчәк. Ә арткан пенсияне, әйтеп үткәнемчә, өч айдан соң гына ала башлыйсың.

– Рузия Илсуровна, халыкны кызыксындырган икенче сорау: балаларга бирелә торган өстәмә акчалар өчен гаризаны, шәхси мәгълүматларны язып, электрон челтәрләр аша юллыйбыз. Ә бит мошенниклар тик ятмый.

– Бик урынлы сорау. РФның Татарстан буенча Пенсия фонды “Алданмагыз!” дип кисәтә. Монда сүз 3 яшькә кадәрле балаларга өч ай рәттән 5әр мең сум, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрле балаларга бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акчаны алу өчен Пенсия фондына гариза язу турында бара. Әлеге акчаларны алу өчен 2020 елның 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә күпфункцияле үзәк аша Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны электрон рәвештә тутыруның кыенлыгы юк. Баланың туу турындагы таныклыгы, СНИЛС, банк реквизитлары кирәк. Гаризалар күп керә. Ә мошенник-лар шуннан файдалана. Охшаш адреслар һәм дизайн кулланып, ялган интернет сайтлар тәкъдим итәләр. Алданмас өчен гаризаларны gosuslugi.ru дигән рәсми сайтта тутырырга киңәш итәбез.

 – Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X