erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шулкадәр тырышалар, молодцы!

Арча стадионында күңелле!

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы Сәламәтлек спартакиадасы кысаларында йөгерү ярышы үткәрде. Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов үзе дә шунда. Бу эсседә ничек түзәрләр икән дигән идем, түзәләр. Утырып ял итәргә күләгәле урын бар. 100 метрлык кросста укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр, башлангыч профсоюз оешмасы рәисләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең тырышканын күрсәгез -- исегез китә. "Нишләп шулкадәр тырышасыз, акча бирәләр мәллә?" -- дип сорыйм шаяртып. Рщхщтлщнеп кцлделщр Аннан ьитдилщнеп,  тырышырга кирәк шул, урын алсаң, бүләге дә, дәрәҗәсе дә була, дип әйттеләр. Быел мартта 60 яшен тутырган Рамил Сафиуллин да (6нчы мәктәп) килгән йөгерергә. "Үземне сынап карарга булдым", -- ди. Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Булат Шакиров финишка шәп чабып килде. Ярышларны оештырып торучы Булат Гәрәев: "Булат начар чабарга тиеш түгел, ул бит хоккейчы!", -- дип комментарий биреп алды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X