Реклама
Бала бата язган
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Чаллыда сигез айлык бала ваннада бата язган. Аны реанимациягә китергәннәр. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.
Бу мәгълүматны республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында расладылар.
Әни кеше баласын ваннада коендырган һәм бер минутка үзен генә калдырган. Әнисе килгәндә, бала су астында яткан, аның йөзе зәңгәрләнгән булган.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы яшь баланы реанимациягә китерүләрен хәбәр итте. Баланың хәле яхшыргач, педиатрия бүлегенә күчергәннәр. Малайның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз