http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Сочидан хат

Арча спорт комплексы завучы Альмира Сафина Сочидан ватсап аша хат җибәрде.

Сочи шәһәрендә 17 марттан 25 мартка кадәр "Алтын алка" ярышларының Бөтенроссия финал өлеше үтте, -- дип яза  Альмира Энгелевна. -- 64 команда катнашырга тиеш иде. 56 команда катнашты. Калган командалар коронавирус аркасында килеп җитмәде. 

Беренче көнне (18 мартта) уеннарны, Краснодар крае губернаторының "Йөз кешедән артык җыелмаска ", -- дигән указы аркасында үткәрмәделәр. Уеннарны үткәрмәскә уйлаганнар иде. Шулай да үткәрделәр. Чөнки килгән командаларның кайтып китү мөмкинлеге булмады. 

Килгән командаларны 14 төркемгә бүлделәр. Төркемдәге һәр команда белән икешәр уен уйналды. 

Безнең "Ястребы" командасы менә кемнәр белән уйнады:

1. Орлов өлкәсенең "Орел" командасы белән. Нәтиҗә 9:0 һәм 4:0 исәбе белән төгәлләнде.

2. Санк--Петербургның "МКМ" командасы белән. Исәп 6:2 һәм 3:1

3. Чувашстанның "Спутник" командасы белән. Нәтиҗә 7:1 һәм 5:4

Һәр команда белән 4әр уен уйнадылар. Алты уенда да җиңделәр һәм үз төркемебездә 1нче урынны алдык.

Ноябрьдә супер уен көтә!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы безнен Егетлэр.!!! Алдагы уеннарда унышлар телибез!!!