Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Соңгы тәүлектә Арчада коронавирус инфекциясе йоктыруның яңа очраклары ачыкланган

    Татарстанда бүген коронавирусның тагын 71 очрагы теркәлгән. 70е - башка авырулар белән контактта булганнарда.

    27 кеше хастаханәгә озатылган, 44 кеше өендә дәвалана.

    Инфекция йоктыручыларның күбесе (42 кеше) — 30-70 яшьтә. Авыру эләктергән кешеләрнең күбесе Казанда (30) һәм Чаллыда (22) теркәлгән.

    Реклама

    География:
    1.    Казан – 30
    2.    Чаллы – 22
    3.    Әгерҗе– 1
    4.    Әлки – 4
    5.    Апас – 1
    6.    Арча – 3
    7.    Чүпрәле – 1
    8.    Алабуга – 5
    9.    Яшел Үзән – 1
    10.    Мамадыш – 1
    11.    Түбән Кама – 1
    12.    Теләче – 1

    12 майга Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 1832 очрагы ачыкланган, шуларның 640ы (шул исәптән 165е — узган тәүлектә) терелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: