erid:2VtzquqpS7d
СССРның популяр салаты
Арча яңалыклары

СССРның популяр салаты

Ул әле дә күп өстәлләрдә урын алуын дәвам итә.

Көтелмәгән кунаклар килгәндә тиз генә эшләнелә торган салатның исеме “Чайка”. Безнеңчә “Акчарлак”.
Кирәк: 200 грамм каты сыр, өч йомырка, 150 грамм майонез, 200 грамм консервланган яшел борчак, бер баш суган.
Йомырка пешкән арада сырны кыргычтан үткәрәбез, суганны вак итеп турыйбыз, яшел борчак, майонез кушабыз. Ул арада пешеп чыккан йомырканы да кыргычтан чыгарабыз һәм салатка кушабыз. Бутыйбыз һәм матур итеп өстәлгә бирәбез.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/SSSRni-populyar-salatin-bel-sezme-159608/

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев