erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Штраф 3 мең сумга кадәр

11 июльдән 10 августка кадәр республика территориясендә “Куркынычсызлык каешы” профилактик чарасы үткәрелде.

Юл-транспорт һәлакәтләре саны артканнан-арта бара. Яшьләр, балалар һәлак була, тән җәрәхәтләре алып хастаханәләргә эләгә. Көн дә социаль челтәр битләрендә шундый хәбәрләр күзгә чалына. Куркынычсызлык каешы тагу юл-һәлакәтләре вакытында зыян килүне күпкә киметүче чара булып тора. Бу хакта район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илфат Шиһабиев кабатлап әйтте.

 Профилактик чара барышында республикада куркынычсызлык каешы куллану буенча юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган 31 меңнән артык очракка киртә куелган.

Бездә бу юнәлештә эш ничегрәк тора? Бер ай эчендә Арча районы территориясендә куркынычсызлык каешы тагуны кирәк санамаган, балаларын машина салонында йөрткәндә махсус куркынычсызлык җайланмасы кулланмаган күпме кеше барланган? Аларга карата нинди чаралар кулланылган?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 11 июльдән 10 августка кадәр вакыт эчендә “Куркынычсызлык каешы” профилактик чарасы нигезендә районда төрле чаралар үткәрелде. Шуларның иң үтемлесе – куркынычсызлык каешы такмаучыларны барлау максатында  оештырылган рейдлар, “Тоннель” операцияләре, – диде Илфат Шиһабиев. – Бу вакыт аралыгында куркынычсызлык каешы куллануга кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен  бозган 180 очрак барланды, балаларны куркынычсызлык каешы такмыйча йөрткән 4 очрак теркәлде. Аларга карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.6 маддәсе буенча чара күрелде.

Чараларга килгәндә, бу очракта транспорт белән идарә итүченең үзенә бер мең сум күләмендә штраф салына. Пассажир такмаган булса, аңа штраф 500 сум. Бала 7 яшькә кадәр машина салонында арткы утыргычта махсус җайланмада йөрергә тиеш. Ул юк икән, штраф күләме 3000 сумга кадәр. Махсус җайланма булып куркынычсызлык каешы тагылмаган икән, 1000 сум штраф каралган.

Куркынычсызлык каешы эләктерелгән очракта юл һәлакәте вакытында исән калу мөмкинлеге биш тапкырга арта. Шуңа транспорт белән идарә итүче үзе турында да кайгыртсын, пассажиры турында да онытмасын, балаларга карата аеруча игътибарлы булсын иде”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X