erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Субсидия хыялларны тормышка ашыра

Арча районында әлеге программа 2006 елдан гамәлдә. Шушы чорда дәүләт ярдәмен 60тан артык гаилә алган

“Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасын гамәлгә ашыру кысаларында Арчада яшәүче Гатауллиннар гаиләсенә торак бәясенең 35 процент күләмендә түләүсез дәүләт субсидиясе бирелде. Аларга аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов тапшырды. Бу ярдәмне алар яңа йорт алуга тотарга планлаштыра.

Барлык яшь гаиләләрнең төп проблемаларының берсе – торак мәсьәләсе. Аларга ярдәм итү максатыннан, республикада төрле программалар тормышка ашырыла. Шундый федераль программаларның берсе – “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы. Аны яшәү урыны буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган гаиләләргә бирәләр.

Хыяллар чынга аша

Узган атнада “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы буенча 1 миллион 235 мең 253 сум 60 тиен субсидия алучы Гатауллинар гаиләсендә дүрт кеше. Бүген аларның үз тораклары юк, кеше фатирын арендалап торалар. Әлеге программа турында ишеткәч, яшь гаилә документларын тапшырып, субсидия алырга чиратка баса. Барлык таләпләр буенча да алар дәүләт ярдәмен алуга лаек гаилә дип таныла.

“Бу программага катнашырга документлар тапшырганыбызга өч елга якын вакыт узды. Шундый тиз арада булыр дип уйламадык. Дәүләткә, район җитәкчелегенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Үзебезнең йортыбыз булуын телибез. Әлеге субсидия хыялыбызны тормышка ашыруда зур ярдәм”, – диде Гүзәлия Гатауллина.

Субсидияне алу тәртибе

Арча районында әлеге программа буенча эшләүче белгеч яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең баш белгече Фәрдүс Хәйертдинов белән сөйләштек. Әлеге программа буенча кемнәр субсидия алу хокукына ия? Ул акчаны нинди максатта кулланырга мөмкин?  Әлеге һәм башка сорауларга ачыклык керттек.

– “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” федераль программасы алынасы торакның балалары булган гаиләләр өчен 35 проценты һәм балалары булмаган гаиләләр өчен 30 проценты күләмендә субсидия рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Субсидиягә яңа яки икенчел торак алырга мөмкин. Программада яшәү урыны буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган гаиләләр катнаша ала.

– Яшәү урыны буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаилә дип нинди гаилә санала?

– Яшь гаиләнең үз торыр урыннары булмау яки торак мәйданының бер кешегә 18 квадрат метрга тулмау – төп шартларның берсе булып тора. Бу катгый рәвештә тикшерелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Тагын нинди шартлар үтәлергә тиеш?

– Гаиләдә ирнең дә хатынның да 35 яшьтән өлкән булмавы шарт. Шулай ук, дәүләт ярдәменнән тыш, торак бәясенең калган өлешен түләү мөмкинлеге булуны исбатлау сорала. Гаилә ана капиталыннан файдаланамы, кредит аламы, башка акчасы бармы, моны раслаучы документ тәкъдим ителергә тиеш.

– Субсидиянең күләме нәрсәдән чыгып исәпләнә?

– Гаиләдәге кеше саныннан. Гаиләдә ике генә кеше икән, гомуми 42 квадрат метр мәйданга дәгъва итә алалар, өч яки аннан да күбрәк кеше икән, торак мәйданы бер кешегә 18 квадрат метрдан чыгып исәпләнә. Шуннан чыгып субсидия күләме дә килеп чыга. Мәсәлән, быел субсидия алучы Гатауллиннар гаиләсендә дүрт кеше, аларга 72 квадрат метрга тиеш. 72 квадрат метрны 49 мең сумга (ред.: бер квадрат метр бәясе) тапкырлагач, 3 миллион 529 мең 296 сум чыга. Шушы сумманың 35 проценты, ягъни 1 миллион 235 мең 253 сум 60 тиенен әлеге гаилә дәүләт ярдәме итеп ала.

– Ягъни, акчаны кире бирәсе дә, салым түлисе дә булмый?

– Юк, тулысынча үзенә куллана. Бернинди түләүләр дә юк.

– Программа буенча субсидия алырга чиратка басканнан соң, гаилә хәле үзгәрсә, нишләргә?

 – Гаиләләр исемлеге ТРның Яшьләр эшләре министрлыгына юллана. Һәр ел май аенда чиратта булган гаиләләрне яңадан тикшерәбез. Яшәү һәм эш урыны үзгәрмәгәнме, гаиләдә кеше өстәлмәгәнме яки кимемәгәнме, яшьләре чыкмаганмы һәм башкалар.  Ел саен декабрь ахырында кайсы һәм ничә гаиләгә фатир алу өчен ярдәм күрсәтеләсе билгеле була.

– Программада катнашу өчен нинди документлар тапшырырга һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

–  Алда әйтелгән өч кагый-дәнең үтәлүен исбатлаучы документлар гына сорала. Беренче чиратта, авыл җирлегенә яки шәһәр Советына барып, гаиләнең торак мәйданы бер кешегә 18 квадрат метрдан ким һәм ул торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ, дигән карар алып килү зарур. Тулырак һәм шәхси сөйләшү өчен 3-20-33 номерына шалтыратырга мөмкин. Без һәркемгә ярдәм итәргә әзер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X