erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Суд хезмәткәрләре дә ярыша

Суд системасында эшләүче белгечләрнең хезмәте аерата җаваплы. Алар спорт тормышы белән дә актив яшиләр.

Чаңгы, хоккей, мини-футбол, йөзү, җиңел атлетика, волейбол, күпкырлы көрәш, бильярд, шахмат, өстәл теннисы – ярышлар ел әйләнәсе булып тора. 

Менә әле яңа гына Кукмарада “Зилант” спорт залында Бөек Җиңү хөрмәтенә өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасы суд системасында эшләүчеләр уйнады. Турнирны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров, Татарстан Республикасы судьялар советы рәисе Роман Гафаров, ТРда суд департаменты идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Ибраһимов, Кукмара районы башлыгы Сергей Дмитриев, ТРның Кукмара район суды рәисе Рәмис Мутиев катнашты. Ярышларда 13 команда, 42 кеше теннис уйнау осталыгына сыналды.

Ярышларда Татарстан Республикасы Югары суды командасы җиңде! Команда составында менә кемнәр иде: судья Илдар Рәшитов, аппарат хезмәткәрләре Резидә Гыйниятуллина, Азат Яһудин һәм Давид Бит-Мурат.

Арчалар да сынатмады. Арча район суды рәисе Марс Миндубаев Алабуга шәһәренең 4нче суд участогы җәмәгать судьясы  Ринат Рәхимов һәм Минзәлә районы судының отставкадагы рәисе Фәния Григорьева белән бер командада (“Союз–3с”) чыгыш ясады. Команда ярышта лаеклы рәвештә икенче урынны алды.

Күптән түгел Казанда Татарстан Республикасы судлары командалары катнашында “Азат пирамида” дигән бильярд ярышы булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТРда суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, ТРның Югары суды рәисе урынбасары Максим Беляев һәм ТРның судьялар советы рәисе Роман Гафаров ярышта катнашучыларны сәламләп, уңышлар теләделәр.

Нәтиҗәләр  шулай ук куанычлы. Арча район суды рәисе Марс Миндубаев һәм Татарстан Республикасы арбитраж суды судьясы Айдар Галиуллин үзара өченче урынны бүлештеләр.

Һәрвакыттагыча, ярышлар тәмамлангач, тантаналы шартларда җиңүчеләргә һәм приз-лы урыннарны алучыларга бүләкләр тапшырыла. Котлыйбыз!

Суд системасында эшләүчеләргә хезмәтләрендә һәм спортта уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X