erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Суга батучылар саны көнләп түгел, ә сәгатьләп арта.

Эссе көннәр җитү белән, татарстанлылар су буена агылды. Кояш астында сак кызынып, рөхсәт урыннарда су коену иң имин ысул, әлбәттә.

Әмма кайчак без гади кагыйдәләрне истән чыгарабыз. Нәтиҗәсе бер дә куанычлы түгел. Суга батучылар саны көнләп түгел, ә сәгатьләп арта.
Татарстанда җомгадан якшәмбегә кадәр ун ир-ат батып үлгән. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.

Казанда, Алабугада, шулай ук Яшел Үзән, Алексеевск, Кама Тамагы, Апас, Балтач, Менделеевск районнарында суга бату белән бәйле фаҗигаләр килеп чыккан. Батучылар - 17 дән 69 яшькә кадәрге ир-атлар.

Әлмәт районында 27 июньдә 2014 елгы бала батып үлгән. Фаҗига Березовка авылында килеп чыккан. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.
"Без бер балабызны югалттык. Бу чын фаҗига. Мин моны бернинди сүзләр белән дә тасвирлый амыйм", - диде ул. Бала сулыкта әти-әнисе белән бергә булган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тагын бер һәлакәт: 27 июньнең кичендә Казанда «Ривьера» янында 17 яшьлек үсмер елгада батып үлгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе белешмәсе буенча, фаҗига турында шаһитлар 112 номерына шалтыраткан.Бераздан үсмернең мәетен судан коткаручылар чыгарган.

Мондый күңелсез хәлләрнең беренче сәбәбе - тиеш булмаган урыннарда су коену яки рәсми рөхсәт ителгән зонаның чикләрен үтеп чыгу булса, 70 процент очракта суга исерек килеш керү, ди белгечләр.
- Кабат-кабат искәртәбез: таныш булмаган урыннарда су коенырга, йөзү чиген аңлаткан буйкаларга, моторлы, паруслы көймәләргә якын килергә, сикерү өчен каралмаган урыннардан сикерергә, суга исерткеч эчемлекләр кулланган килеш керергә ярамый, - дип кисәтә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/su-korbannary-arta

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X