erid:2VtzquqpS7d
Суган баш чыгармасын өчен утыртыр алдыннан ук чарасын күрү кирәк
Арча яңалыклары

Суган баш чыгармасын өчен утыртыр алдыннан ук чарасын күрү кирәк

Иң элек орлык суганын бер атна буена җылы җиргә таратып салып (20-25 градус), яхшылап киптерергә кирәк. Утыртыр алдыннан гына өч сәгатькә тозлы суга салып торабыз (1 литр җылы суга 1 аш кашыгы тоз). Судан алып, юабыз һәм 2 сәгатькә марганцовкалы суга салабыз. Ул караңгы төстә булырга тиеш. Микробларны һәм вирусларны үтерү өчен 2 сәгать җитә. Судан алып, тагын бер кат юабыз һәм җиңелчә генә киптерәбез дә, дымлы түтәлләргә утыртабыз. Шулай утыртсагыз, суган зур булып үсә, баш җибәрми.

Ә сез беләсезме: 
Суган чебене кишер исен өнәми икән. Әгәр дә кишер белән суганны бер тутәлгә утыртсаң, ике куянны бергә тотарга була. Кишер исенә суган чебене килми, суган исенә – кишер чебене.
Суган чебененнән котылуның тагын бер ысулы – аш серкәсе салынган шешәләр. Кечкенә шешәләргә 3-4 аш кашыгы су салып шуңа 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе өстибез. Инде бу шешәләрне суган түтәлләренә тезеп чыгарга кирәк. Аш серкәсенең исен әвернә канатлы борчалар да яратмый икән. 

Тагын бер ысул – суган түтәленә керосинлы су бөркү. 8 литрлы бер чиләк суга 1 аш кашыгы керосин кушалар. Шушы суны туфракка сеңәрлек итеп сибәләр. Моны май ахырларында ук башкарырга кирәк.

фото: https://pixabay.com

http://www.syuyumbike.ru/news/bakcha/sugan-babaylanmasyn-chen

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев