erid:2VtzquqpS7d
Сугыш елларында да мондый хәлгә калдырмаган идек
Арча яңалыклары

Сугыш елларында да мондый хәлгә калдырмаган идек

Кәкре каенга терәтү

6 июльдә Иске Төрнәле, Алга Көек, Кече Төрнәле, Тылаңгыр, Казанка авыллары пайчыларының гомуми җыелышы булды. Көн тәртибендә бер мәсьәлә  - ышанычны акламаган инвестор белән ике арадагы килешүне юкка чыгару.

Чынбарлыкта әлеге килешү булмаган да инде. Биш ел элек килгән инвестор пайчыларга әйтеп томыйча ялган килешүләр "төзеткән", җыелыш узды, дип, ялган беркетмә рәсмиләштергәннәр, аларны теркәтеп, "законлаштырып" куйганнар.

"Төрнәле-Пошалым" ширкәте басуларында узган көз кукуруз, бодай җыйнап бетерелми калды, быел язгы чәчүгә чыгып та тормадылар. Кайбер басуларда инде каеннар үсә.

 - Сугыш елларында да мондый хәлгә калдырмаган идек, -  дип уфтана өлкәннәр.

Урлаган бер гаепле, урлаткан мең гаепле, диләр. Кемнәр, ни өчен кертә мондый "инвесторларны"?  


Арча хәбәрләре

Нет комментариев