erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Сугышчан туганлык» җәмгыяте командасы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан мәрхүмнәрнең гаиләләрендә булдылар

Игелекле эш.

Бүген "Сугышчан дуслык" җәмгыяте командасы Сарай Чокырча авылында Украинада хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Айрат Габделәхәт улы Галәветдиновның әти-әнисе янында булдылар, хәлләрен белеп, күчтәнәчләр бирделәр. Айрат 1983 елның 1 апрелендә Лаеш районының Нармонка авылында туган. 90нчы еллар башында аларның гаиләсе Арча районының Сарай-Чокырча авылына күченеп килә. Айрат шунда башлангыч мәктәпне тәмамлый, аннан Урта Курса мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач Казан артиллерия училищесына укырга керә. Айрат Гәләветдинов үзенең гомерен хәрби хезмәткә багышлаган – Сирия, Таҗикстанда булган. Украинада 2015 елда булган вакыйгаларда катнашкан. Күрсәткән батырлыклары өчен бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән. Украинада башланган хәрби операциягә аны май башында җибәргәннәр.

23 сентябрь көнне Кызыл Лиман янында барган бәрелешләрдә артиллерия батареясы камалышта кала,  берничәсенең гомере снаряд шартлавыннан өзелә. Алар арасында  хезмәттәшләрен күкрәге белән каплап, батырлык үрнәге күрсәткән командирлары Айрат Галәветдинов та була.

Массакүләм мәгълүмат чаралары офицерның һәлак булганчы каршы як танкын юк итүе турында да язалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Айрат Галәветдиновның җәсәден 5 октябрь көнне Сарай-Чокырча авылында җир куенына иңдерделәр. Айрат укыган Урта Курса мзктәбендә очрашу да була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X