erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сугыш башланганда аңа 10 яшь була

Шушы көннәрдә Арчада яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Галия Әхмәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Галия апаның электән үк килгән һәм бүгенге көнгә кадәр аңа тугры калган бер гадәте бар икән. Берәр кая барганда (кибеткә яки йомыш белән) өйдә ирененә, бит очларына иннек тидерә, капкадан чыкканчы туктап, кесәсеннән көзгесен чыгарып бер кат үзенә карап ала.

Сөйләшкәндә дә ул ирен кырыйлары белән генә матур итеп елмая, бу сыйфаты аңа ягымлылык, күркәмлек өсти кебек. Галия апага үз яшен биреп булмый. Заманча уйлый, фикер йөртә. Артык сүз әйтми, тиешлесен генә сөйли, балалары, оныкларына рәхмәтләрен укый.

Түбән Атыда утызынчы еллар башында туа Галия апа. Күп балалы гаиләдә төпчек кыз. Сугыш башланганда 10 яшь була. Шул көннән җигелеп колхозда эшли.

– Мәктәптә йөрсәк тә, юньле уку булмады. Уру, сугу, ашлык суыру – барысына да җитештек. Аннан урман кисәргә җибәрделәр. Коми якларына. 16 яшь тә тулмаган иде әле. Шунда тула ул, диделәр. Товар поездында өч тәүлек бардык. Айга бер мунчага керә идек. Баракта тордык. Иртәнге 5тән кичке 7ләргә кадәр эштә булабыз. Норма – көнгә 2,8 фесметр агач әзерләү. Тутырасың икән, 28 сум акча бирәләр, – дип сөйләде Галия апа. – Икенче елның май аенда исән-сау кайттык. Монда тагын авыр хезмәт. Арча белән Әтнә арасында юл сала башладылар. Капчык белән балчык ташып юл төзедек. Аннан ике ел клуб мөдире булдым. Бии идем мин. Шуңа куйганнардыр инде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Клубта эшләгән чорында Наласадан Наил исемле егет белән таныша ул. Шуңа кияүгә дә чыга. 8 ел колхозда эшләгәннән соң гаилә Арчага килеп урнаша. Дүрт ел кондуктор булып йөри, аннан сатучылар әзерли торган курсларга укырга керә. 30 елдан артык кибеттә эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң Мәдәният йортында билетлар сата.

– Арчага килгәч, башта бер иске генә өй алдык. Аннан үзебез йорт салып чыктык, терлекләр асрадык, – диде Галия апа. – Наил бик җайлы, юаш кеше иде. Үзем дә кычкырыша белмәдем. Ярар, диям дә калам. Кешеләр белән дә тарткалашып яшәмәдек. Ике бала үстердек. Рәшит улым 36 яшендә вафат булды. Фәрит улым бездән ерак түгел генә яши. Бик шәфкатьле бала. Көн дә кереп хәлемне белеп тора. Дүрт онык, алты оныкчык бар. Алар өчен сөенәм. Киләләр, хәлемне беләләр, булышалар. Гаиләсе белән Айванда яшәгән оныгым Ләйсән ике көннең берендә килеп җитә. Биш вакыт намазымны калдырмыйм, догалар укыйм. Тик менә Наил генә янда юк. Вафатына 10 ел.

– Бөтен кешене дә көйли, тигезли ул. Берәү белән дә сүзгә килми. Мәктәптә укыганда да әби-бабай янында булдык, әле дә шул гадәтне дәвам итәбез, – диде Ләйсән. – Әти дә булмагач, без аларны аеруча үз иттек.

Галия апаның кухня тәрәзәсе стадионга карый. Чәй эчәргә утырганда беренче булып күзләре шундагы матурлыкка төшә. Май аенда өйләнешкәнгәме, агачлар яфрак ярган, чәчәкләргә күмелгән вакытлар аңа Наилен хәтерләтә. “Олыгайган көннәрем нинди матур, рәхәт. Янымда Наилем дә булса икән”, – дип уйлый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X