erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сугыш ветераны бүген дә умарталар карый

Сугыш ветераны бүген дә умарталар карый

8 майда Лесхоз бистәсендә Җиңүнең 76 еллыгына багышланган митинг булды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты һәм чыгыш ясады.

Ренат Гатиятов Күлтәс авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гарәфетдин Зиннуровны якынлашып килгән Җиңү бәйрәме белән котлады, бүләкләр тапшырды.

Бу көнне Гарәфетдин абыйны котларга район умартачылар оешмасы рәисе Ядкәр Мөхәммәдиев җитәкчелегендә умартачылар делегациясе дә килде. Гарәфетдин абый заманында колхоз умарталыгында эшләгән кеше. “Бер елны 33 центнер бал суырттык”, - дип искә алып утырды. Ветеранга быел 94 яшь тулды, үз бакчасындагы умарталарны карый әле ул. Гармунда уйнарга да ярата.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

8 майда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре шәһәр үзәгендәге тыл ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X