erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сугышта булган Әхмәтҗан бабам турында истәлекләрдән генә укып беләм

Минем бабам (әниемнең әтисе), Хәкимов Әхмәтҗан Хәкимҗан улы 1908 елның 5 июнендә Югары Бирәзә (Бирәзәбаш) авылында туган.

Гаиләдә иң өлкән бала була. Ул вакыттагы бөтен халык кебек, ул ачлыкны да, ялангачлыкны да күргән. Яраткан әбием Оркыяга өйләнгән. Ләкин гаилә тормышы озакка сузылмый. Бөек Ватан сугышы башлана. Бу вакытта бабайга 33 яшь була.

Күпләр кебек үк, аны да хәрби хезмәткә чакырганнар. Бабам үзенең хәрби юлын 86 нчы укчы гвардия Николаев Кызыл Байраклы дивизиясе белән Будапешттан Чехословакиягә кадәр, Венгрия һәм Австрия аша уза. Фронтта каты яралана һәм әсирлеккә алына, әмма ул үзенең сугышчан иптәшләре белән кача һәм туган ягына кайта ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мондый тормыш сынаулары эзсез үтми, ул гомере буе астма белән интегә. Авырлыкларга һәм авыр сугыш вакытына карамастан, бабай игелекле, юморлы кеше булган. Алар әбием белән 6 бала үстергәннәр. Мин бабамны күрмәдем, ул 1976 елның 7 маенда мин туарга бер ел кала вафат булды. Аңа мин чиксез рәхмәтле һәм барлык илне саклаган халкыбыз алдында баш иям.
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә

 «Арча хәбәрләре»  һәм «Арский вестник» газеталарын версткалаучы Алия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X