erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологларының район бәйгесе узды

Бүгенге көндә үсештә булган, терлекчелектә дә, игенчелектә дә яңа технологияләр белән эшләүче хуҗалык бу. Яңа сөтчелек комплексы салырга җыеналар. Бәйгене оештыруга да җаваплы караганнар, соңыннан барысы да хуҗаларга рәхмәт әйтеп киттеләр.

Бирегә һәр хуҗалыкның иң яхшы терлекчеләре, белгечләре килгән иде. Баш хөкемдар, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов ярышның шартлары белән таныштырды.

Иң беренче итеп бәйгедә катнашучыларның белемнәрен тикшерделәр. Билеттагы 20 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Үз һөнәрләренең профессорлары булган кешеләр өчен дөрес җавап табу кыен булмады. “Заря” ширкәтеннән Андрей Анисимов 23 ел ясалма орлыкландыру технологы булып эшли. Илшат Гарәфетдинов 33 ел “Ашытбаш” хуҗалыгында сыер сава. “Яңарыш” хуҗалыгы сыер савучысы Тамара Мосунованың эш стажы 39 ел. Иң зур стажы булу белән генә түгел, 6 бала анасы булу белән дә аерылып тора Тамара.

Саву аппаратын сүтеп җыю – үзе бер сәнгать. Аны дөрес итеп җыйнап, эшләтеп күрсәтергә дә кирәк. Монда вакыт та исәпкә алына.

Соңыннан хөкемдарлар бәйгеләрдә катнашучыларның һөнәри осталыкларын аеруча басым ясап әйтеп үттеләр.

Башта ук бүген бәйгедә катнашучылар берсе дә бүләксез кайтып китмәячәк, дигәннәр иде. Шулай булып чыкты да. Иң яшь, иң тәҗрибәле, иң күп балалы һәм башка исемнәргә лаек булганнарны бүләкләделәр. Менә чират төп җиңүчеләргә дә җитте. Сыер савучылар арасында “Северный” ширкәтеннән Нәзирә Нигъмәтҗанова беренче урынга лаек булды. “Яңарыш” ширкәтеннән Тамара Мосунова икенче, “Тукай” ширкәтеннән Флера Вәлиева өченче урында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ясалма орлыкландыру технологлары арасында “Курса МТС”ы ширкәтеннән Ленар Шакиров җиңүче булды. “Игенче” ширкәтеннән Булат Гарәпшин икенче, “Северный” ширкәтеннән Нурсәнә Назарова өченче урынны яулады.

Районның сәнгать осталары матур җырлары белән ямь өстәп торды, хуҗалар тәмле ашлар белән сыйладылар. Иганәчеләр  – Биектау “Элита” нәсел предприятиесенә, эшмәкәрләр Динар Төхвәтуллинга, Фәнис Кушкиновка, “Агроснаб” ширкәтенә, Биектау сөт комбинатына, “Агроинвест” оешмасына, “Дуслык” кооперативына аерым рәхмәт. 

Район башлыгы Илшат Нуриев бәйгедә катнашучыларны тәбрикләгәннән соң районның барлык терлекчеләренә, белгечләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X