erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Сыйфатлы итеп эшләргә хәзер”

Иркен, якты бинада эшләү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган.

Республика буенча 78 авыл җирлеге бинасы төзелгән (шуларның икесе Арча районында), 248е (дүртесе безнең районда) ныклап төзекләндерелгән.

Шушы көннәрдә Яңа Кишеттә яңа сафка баскан авыл җирлеге бинасы үз ишекләрен ачты. Тантанада барлык авыл җирлекләре башлыклары катнашты, кунаклар да кайткан иде.

Зур булмаган, әмма зәвыкъ белән эшләнгән матур гына бина ул. Әллә каян күзгә ташлана.

– Шәһәр матурлана, авылларда да зур эшләр башкарыла. Сездә дә нинди матур бина калкып чыкты. Сыйфатлы итеп эшләргә хәзер, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Берара авыл белән шәһәр арасындагы киртәне бетерергә дигән сүз барды. Ул чакта ничек газ, су булыр, юллар каралыр икән, дидек. Туксанынчы елларга кадәр шулай яшәдек. Аннан төрле программалар эшли башлады. Колхоз, совхозларның бетүе, инвесторлар килүе кыенлыклар тудырды. Халыкның бердәнбер ышанычы булып ярдәм сорап барырга авыл советлары калды, – диде Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин. – Без аларга машиналар, грантлар бирәбез. Авыл җирлекләре биналарын төзү программасы булдырылды. Яңа биналар төзелде, күбесе ныклап төзекләндерелде. Сезнең районда да ике бина файдалануга тапшырылды, тагын өчәү кирәк әле, дүрт бина төзекләндерелде (өчесе төзекләндерү көтә). Әлеге административ бина да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңннеханов ярдәмендә тормышка ашырылучы республикакүләм “Башкарма комитет биналарын төзү” программасы кысаларында сафка басты. Бу программаны киләчәктә үстерәсебез килә.

Ул Татарстан Республикасы Рәисе, республика җитәкчеләре исеменнән яңа бинага күчү белән котлады, бүләген тапшырды, төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлешләре һәм күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен Шушмабаш авыл җирлеге  башкарма комитеты сәркатибе Миләүшә Сәгыйтовага, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Фаяз Әхмәдуллинга, Урта Курса авыл җирлеге башкарма комитеты хисапчысы Гөлнур Яруллинага ассоциациянең мактау грамоталарын тапшырды.

Әлеге бинаны “Армада” төзелеш оешмасы төзегән. Җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Иркен, якты бинада эшләү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Ул күп еллар дәвамында халык ихтыяҗларын кайгыртуга, җирлекнең беренчел мәсьәләләрен хәл итүгә игелекле хезмәт итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре