erid:2VtzquqpS7d
Тагын 51 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Арча яңалыклары

Тагын 51 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 18 335 тапкыр куелган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«19 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 (16 кеше), 30-50 (12 кеше), 18-30 (6 кеше) һәм 50-60 яшь (6 кеше) аралыгында ачыкланган.

Казанда – 18, Чаллыда – 12, Яшел Үзән районында – алты, Нурлат районында – өч, Югары Ослан, Биектау һәм Лениногорск районнарында – икешәр, тагын алты муниципалитетта берәр очрак теркәлгән. Араларында Арча да бар.

Пандемия башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 18 335 тапкыр куелган. 15 029 кеше (шуларның берсе – узган тәүлектә) терелгән.

 https://tatar-inform.tatar/news/health/09-03-2021/tatarstanda-tagyn-51-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5811564

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев