erid:2VtzquqpS7d
Тагын әфганчылар турында
Арча яңалыклары

Тагын әфганчылар турында

Группадагы әфганчылар 5 мең сум акча алды, дип язып чыктык. Сораулар һәм фикерләр күп булды.

Әфганстанда һәм башка сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан сугышчыларның "Сугышчан дуслык" берләшмәсе җитәкчесе Сергей Баһаветдинов болай дип сөйли:

--Районда бүген Әфганстанда хәрби хезмәт иткән исән-сау 107 кеше исәпләнә. Әфганстанда хезмәт иткән 40 ир-егет инде мәрхүм.

2, 3нче төркемдәге инвалид ир-егетләр 26 кеше.

Матди ярдәм Әфганстан җиреннән совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан оештырылды. 5 мең сум акча хәрби хезмәттә һәлак булган һәм тыныч тормышта вафат булган сугышчыларның гаиләләренә, һәм инвалид сугышчыларга бирелде.

Бу ярдәм республика бюджетыннан бүленде.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев