Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Таксистлардан зарлана аласыз

    Төрле очраклар бар. Дәшми калырга ярамый.

    (Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанлылар таксистларның үзләрен әдәпсез тотуы турында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының оператив хезмәтенә шалтыратып әйтә ала. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    Министрлыкта Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә такси хезмәтенә ихтыяҗ артуын искәрттеләр.

    Реклама

    «Тарифларны арттыруга һәм таксистларның үз-үзен әдәпсез тотуына бәйле очраклар бар. Татарстан башкаласында, республиканың башка шәһәрләрендә яшәүчеләр һәм кунакларның, таксистларның дорфа мөнәсәбәтенә юлыккан очракта, министрлыкның оператив хезмәтенә һәм интернет-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итүен сорыйбыз», - дип искәрттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

    ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы оператив хезмәт телефоны: 8 (843) 291-91-91. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/05-01-2021/taksistlardan-transport-m-yul-hu-alygy-ministrlygyny-operativ-shtabyna-zarlanyp-bula-5797275

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: