erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тәрәзә каршында пычрак кар өеме

Проблемалар бар.

Бүген редакциягә Арчадагы Банк урамының күп фатирлы 24 нче йортында яшәүче Сәвия апа Зиннәтова килде.  "Безнең тәрәзә каршына кар өяләр, - дип борчылып сөйләде ул. - Юлдагы пычрак карны өеп куялар. Миңа хәзер 77 яшь. Гомер буе төзелештә эшләдем. Сәламәтлегем дә мактанырлык түгел. Тәрәзә янына килсәм - күзләр шушы пычрак кар өеменә төшә. Шунда карасам, кәефем төшә. Кан басымым күтәрелә... Зинһар өчен ала күрсеннәр ул кар өемен...". Киттек шунда. Сәвия апаның күршесе Наҗия ханым да яныбызга килде.  Дөрестән дә, Банк урамының 24 нче һәм 22 нче йортлар арасына зур кар өеме. Беренче катта яшәүче Сәвия апаның фатирына кердек. Ул челтәр пәрдәне ачып, тышкы яктагы кар өеменә карады. Күп фатирлы йортлар каршындагы карны чистартып торалар үзе. "Идарәче компания" җитәкчесе Илдус Әһлиев белән сөйләштек. "Күп фатирлы йортларның ишегалдындагы карны түгү эшенә тариф каралмаган. Болай да торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр артты, -  диде ул. - Шуңа да без ишегалдындагы карны шул йортлар янына, бакчаларга урнаштырып торабыз. Карны теләсә кая түгәргә ярамый. Экологлар рөхсәт итми. Ә Сәвия апа тәрәзәсе янындагы кар өеменә килгәндә, кар аның бакчасы эчендә түгел. Кар өеме ике йорт арасындагы бушлыкта. Ул аңа комачауламый".

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X