Җәй – милли бәйрәмнәргә, төрле фестивальләргә бай чор. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәни мирасын саклау һәм аны киләчәк буыннарга җиткерүдә мондый чараларның әһәмияте зур.
Арча районының Ташкичү авылында ел саен үткәрелә торган «Сөлгеле капка» фольклор фестивале күптән инде төбәкнең милли брендына әверелде. Быел фестиваль 17 июль көнне узачак.
Чарага Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук республикадан читтәге төбәкләрдән килгән иҗат коллективлары җыелачак. Алар халкыбызның җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен, фольклор мирасының иң күркәм үрнәкләрен тәкъдим итәчәк. Фестивальне оештыручылар барлык милли мәдәният сөючеләрне Ташкичү авылына чакыра.
Фестивальдә катнашырга теләүче коллективлар өчен гаризалар 10 июльгә кадәр кабул ителә. Тулы мәгълүмат - афишада.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев