Реклама
Бүген, 9 июнь көнне Арчаның 6 мәктәбендә матур чара булып узды.
Үзләренең кылган гамәлләре, башкарган эшләре белән районыбызда гына түгел, республика күләмендә танылган, халкыбызның горурлыгына әверелгән асыл затларыбыз җыелды бирегә. Аларны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев котлап, рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм "ТАССР төзелүгә 100 ел" медальләре тапшырды. Районыбыз буенча барлыгы 21 кеше бүләкләнде.Әлеге танатаналы чара турында тулырак газетабызның алдагы саннарында укый аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз