erid:2VtzquqpS7d
ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан медальләр тапшыру танатанасы
Арча яңалыклары

ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан медальләр тапшыру танатанасы

Бүген, 5 июнь көнне Арчаның 6 номерлы мәктәбендә мәгариф һәм мәдәният өлкәсенә зур өлеш керткән ветераннарга медальләр тапшыру танатанасы булды.

Ветераннарны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев котлады. Фидакарь якташларыбызга медальләр тапшырды. "Арча - тарихлы, исемле район.  Сезнең шикелле кешеләр белән горурланып яшибез"- дип башлады ул үзенең чыгышын. Залда утыручы ветераннарга мөрәҗәгать итеп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аларга балалар, оныклар бәхете, имин көннәр теләде.  

Бүләкләү тантанасы конөер номерлары белән үрелеп барды. 

Актлар залыннан ветеран укытучылар уку йорты буйлап экскурсиягә юл тотты. Мәгариф өлкәсендә озак еллар хезмәт куйган ветераннар сыйныф бүлмәләре буйлап йөргәндә, соклану сүзләрен җиткерде. Эшләгән елларын искә алып, бүгенге бина белән ул чордагы мәктәп коридорларын чагыштыды алар. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


100-летие ТАССР

Нет комментариев