erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татар көрәшчесен коронавирус харап иткәнме?

Бүген татар дөньясындагы иң атаклы көрәшчеләрнең берсе Ильяс Галимовны җирлиләр. 42 яшьлек типсә тимер өзәрдәй батырны коронавирус харап иткән, дигән хәбәрләр таралган иде. Бактың исә, бу алай түгел икән.

Моннан өч көн элек кенә Ильяс "Шәһри Казан" хәбәрчесенә хастаханәдә ятуы турында сөйләгән.

"Мондый хәлнең минем белән булганы юк иде әле. Иптәшем белән дустыбызның туган көненә барып кайткан идек. Аңарда да, миндә дә бер үк симптомнар. Үтереп баш авырта, температура 39дан төшми, диарея газаплый. Тән әйтерсең лә кыйнап ташлаганнар диярсең, - дигән Ильяс. - Коронавирус дигән нәрсәгә бик шикләнеп карадым. Ялгандыр, уйдырмадыр, дип уйладым. Кызганыч, дөрес хәл икән. Гомеремдә әллә ничә тапкыр чирләдем, ләкин мондый хәлнең булганы юк иде. Кызганыч, җиңел фикер йөртүем аркасында хәзер үзем дә чирлим, хатын да, балалар да чирли. Гөнаһ шомлыгына каршы, ичмасам, авылга да, әни янына да кайтып килгән идем. Бүгенге көндә үзем инфекцион хастаханәдә ятам. Система куялар, дарулар бирәләр... Гафу, башкача сөйләшә алмыйм, хәлем бетте. Ләкин барча кешегә шуны әйтергә телим: коронавирус дигән нәрсәгә җиңел карамагыз! Сау-сәламәт булып яшәүгә ни җитә".

Һәм менә кичә ул вафат булган. Тик соңрак аның коронавируска тапшырган тесты тискәре нәтиҗә биргән. Көрәшче ике яклы пневмониядән үлгән дип фаразлана.

Фото:kazanreporter.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Tatar-k-r-shchesen-koronavirus-harap-itk-nme-304058/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X