Мәскәүдә 15–19 июнь көннәре ял көннәре дип игълан ителде. Бу көннәрдә эш хакы саклана.
Татарстан Мәскәү үрнәген кабатларга җыенмый, дип яза KAZANFIRST сайты ТР Президентының матбугат сәркатибе Лилия Галимовага сылтама белән.
Мәскәүдә 15–19 июнь көннәре ял көннәре дип игълан ителде. Бу көннәрдә эш хакы саклана. Әлеге адым ковид белән авыручыларның кискен артуы белән аңлатыла. Соңгы тәүлектә коронавирус белән 6701 кеше авырткан. Бу ел башыннан максималь сан.
Коронавируска бәйле рәвештә Татарстан хакимияте ял көннәре игълан итәргә җыенмый. Бу хакта ТР Президентының матбугат сәркатибе Лилия Галимова хәбәр итә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев