erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан Республикасында иң аз хезмәт хакы турында

Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр өчен иң аз хезмәт хакы “Хезмәткә түләүнең иң аз күләме турында”гы Федераль закон нигезендә айга 12130 сум,

 

Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында, ТР профосоюзлары федерациясе, ТР эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы, ТР Министрлар Кабинеты арасындагы Килешү нигезендә, айга 14 мең сумнан ким була алмавы турында хәбәр итәбез. Хезмәт законнарының иң аз хезмәт хакы түләү буенча дәүләт гарантияләре белән  билгеләнгән өлешен бозуга юл куючы эш бирүчеләр Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.27нче маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартылалар.

“Соры” хезмәт хаклары белән көрәшү буенча “кайнар” линия телефоны эшләвен исегезгә төшерәбез: башкарма комитет – 3-06-44, мәшгульлек үзәге – 3-17-33. Әлеге телефоннар буенча алынган бөтен хәбәрләр  белгечләр тарафыннан анализлана, ә алынган мәгълүмат оешмаларда күчмә тикшерүләр уздырганда файдаланыла һәм хезмәт хакын законлаштыру буенча территория комиссиясенә тапшырыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай ук ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган мәшгульлек, формаль булмаган хезмәт хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге бар.

ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына һәр гражданин хәбәр бирергә хокуклы. Гаризаны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) һәм “Халык контроле” мобиль кушымтасы (iOS һәм Android базасында мобиль җайланмасы өчен) ярдәмендә бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X