erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Татарстанда 38,2 км озынлыкта сулыкларны чистарталар

Иң зур объект Казанда Нокса елгасы булачак — аның озынлыгы 28 км. Бу участокта эшләр 2028-2030 елларга билгеләнгән, аларның бәясе якынча 798 млн сум дип бәяләнә.

Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» федераль проекты кысаларында су объектларын сәламәтләндерүгә керештеләр. Эшләр Чаллыда Мәләкәс һәм Чаллы елгаларында, шулай ук Казанда Нокса елгасында алып барыла. Участокларның гомуми озынлыгы 38,2 километрга җитә. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәзер Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту эшләре бара – аның озынлыгы 3,1 км тәшкил итә, эшләр 2025-2027 елларга исәпләнгән. 2025-2026 елларда куаклар киселде, вакытлыча юллар һәм юылу карталары ясалды, ләм суыртылды һәм чистарту эшләре алып барылды. Хәзерге вакытта эшләр якынча 40 процентка башкарылган.

Чаллы елгасын 7,1 км озынлыкта чистарту 2027-2028 елларга планлаштырылган, финанслау күләме якынча 134 млн сум тәшкил итәчәк. Проект КАМАЗның 50 еллыгына һәм Чаллының 400 еллыгына багышланган чаралар планына кертелгән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-382-km-ozynlykta-sulyklarny-cistartalar-5927133

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре