erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Татарстанда җәй» проекты Яңа Кенәрдә дәвам итә: балалар өчен халык уеннары бәйрәме

Яңа Кенәрдә балаларны милли уеннар берләштерде

«Татарстанда җәй» республика проекты авылларда да кызыклы һәм эчтәлекле чаралар белән дәвам итә. Бу юлы Яңа Кенәр авылының кечкенә халкы өчен милли уеннарга багышланган күңелле очрашу үткәрелде, дип хәбәр итә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов.

Чараны Яңа Кенәр балалар бакчасы тәрбиячеләре әзерләде. Балалар татар халкының традицион уеннарында катнашып, җитезлекләрен, тапкырлыкларын сынады, бер-берсе белән аралашып, күңелле вакыт үткәрде.

Бәйрәмнең үзенчәлекле мохитен тере инструменталь музыка тудырды. Халык көйләре балаларны милли мәдәният белән якынайтып кына калмады, ә уеннарның эчтәлеген һәм рухын тирәнрәк тоярга да ярдәм итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев