Бу хакта Татарстанстат мәгълүматлары хәбәр итә.
Августта Татарстанда кулланучылар бәяләре июль белән чагыштырганда 0,26 процентка кимегән.
Азык-төлек товарлары 0,23 процентка арзанайган. Җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясе бәясе 5,54 процентка төшкән. Азык-төлек булмаган товарлар 0,01 процентка, хезмәтләр 0,57 процентка арзанайган.
Шул ук вакытта 2026 елның гыйнвар–август айларында кулланучылар бәяләре узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,03 процентка арткан. Азык-төлек 6,17 процентка, азык-төлек булмаган товарлар 3,85 процентка, хезмәтләр 12,02 процентка кыйммәтләнгән.
Нет комментариев