erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда ел ахырына кадәр җиде «сатучысыз кибет» ачылачак

Татарстанда бу ел ахырына сигез «сатучысыз кибет» эшләячәк. Бу - «Цифрлы авыл» проектының бер өлеше. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Хәзерге вакытта «сатучысыз кибет» пилот проекты кысаларында Балык Бистәсе районы территориясендә кертелде. 2020 ел ахырына кадәр әлеге район территориясендә тагын җиде кибет ачу планлаштырыла», - диделәр ведомствода.

«Цифрлы авыл» - авыл территорияләре өчен онлайн-платформа һәм авыл тирәлеге элементларын (авыл кибетләре, автолавкалар, авыл советлары һ.б.) берләштерүче экосистема.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Проектны гамәлгә ашыру авыл халкын цифрлы икътисадка җәлеп итәргә һәм тәкъдим ителгән сервислар һәм хезмәтләр нигезендә авыл территорияләрендә электрон коммерция үсеше өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X