erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Татарстанда физика һәм химия укытучылары өчен премияләр булдырылды

Яхшы хәбәр.

А

Татарстанда физика һәм химия укытучылары өчен 345 мең сумга кадәр премияләр гамәлгә кертелде. Өч номинация каралган:

- «Физика – химия укытучысы» – 345 мең сумлык 100 премия;

- «Физика – химия профильле яшь укытучы» – 288 мең сумлык 100 премия;

- «Мәктәптә эшләүче югары уку йорты укытучысы» – 230 мең сумлык 20 премия.

Тәҗрибәле укытучылар өчен – беренче яки югары категория, биш елдан артык стаж, укучыларның БДИ нәтиҗәләре (80+ балл). Яшь укытучылардан – биш елга кадәр стаж, елына ике профильле чара уздыру таләп ителә.

Гаризалар кәгазь яки электрон рәвештә кабул ителә. Җиңүчеләр конкурс комиссиясе тарафыннан билгеләнә

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев