erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда сәнгать мәктәпләрен төзекләндерү өчен финанс суммасы 250 млн сумга кадәр җитте

Быел Татарстанда сәнгать мәктәпләрен төзекләндерү өчен федераль бюджеттан узган елгыга караганда 1,6  тапкыр күбрәк акча бүленәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтелде.

ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, элек төзекләндерү өчен 150 млн сум бүленгән. Республикада тормышка ашырылучы “Мәдәният” милли проекты республикада яңа мөмкинлекләр ача. Ул өч: “Мәдәни мохит”, “Иҗади кешеләр” һәм “Санлы мәдәният” федераль проектны үз эченә ала. Проектны тормышка ашыруның инде нәтиҗәләре дә бар: республикада мәдәни үсеш күренеп арта. Узган ел республика мәдәни учреждениеләрендә 28 млн нан артык кеше булган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X