erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда тагын бер коронавирус очрагы теркәлгән

Covid-19 авырулы хатын-кыз республикага Аргентинадан килгән.

Татарстанда тагын бер коронавирус Covid-19 авыруын ачыкладылар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Пациент хатын-кыз авыруны Аргентинадан алып килгән, ул Мәскәү аша транзит белән килгән. Татарстанга әлеге хатын-кыз SU1278 рейсы белән килеп җиткән.

«Пациент республика йогышлы авырулар хастаханәсендә медицина күзәтүендә. Үзен яхшы хис итә, температурасы юк», — диде Галимова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авыру хатын-кыз белән бер рейста самолетта очкан пассажирларны, шулай ук аның белән элемтәгә кергән кешеләрне коронавируска тикшергәннәр, дип өстәде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X