erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда яңа салым режимы башланды

Әңгәмәдәш – Казандагы 5нче районара салым инспекциясенең бүлек мөдире Мөнир Шәйдуллин. – Мөнир Әмирович, 2022 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында яңа салым режимына күчү буенча эксперимент башланды. Бу яңа салым түләү системасы кемнәргә кагыла? Газета укучыларыбыз шул турыда аңлатуыгызны сорый.

–Бу салым түләүнең автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы (АУСН). Әлеге системадан штатында иң күбе биш кеше булган һәм еллык кереме 60 млн. сумнан артмаган, төп байлыгы 150 млн. сумга кадәрле оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр файдалана ала. Ул салым түләүче өчен автомат рәвештә касса һәм банк исәпләреннән салым күләмен билгели.

– Яңа салым режимына кайчан күчә алачаклар?

– Хәтта бүген яңа гына теркәлгән оешмалар һәм эшмәкәрләр бу режимны куллана алалар. Алар автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым режимына күчү турында безгә хәбәр итәргә тиешләр. Ә менә моңарчы эшләп килгән салым түләүчеләргә бу режимга 2023 елның 1 гыйнварыннан гына күчү хокукы каралган. Алар бу хакта бүгеннән гариза яза алалар.

– Яңа режимга күчкән салым түләүчегә нинди салым ставкасы тәкъдим ителә?

– 8 процентлы салым ставкасы белән “Табышлар” дигән салым түләү объекты яки 20 процентлы ставка белән “Табыштан чигерелгән чыгымнар” дигән салым түләү объекты тәкъдим ителә.

– Яңа системаның өстенлеге нидә?

– Төп өстенлеге шунда: бу салым режимы шәхси эшмәкәрләрне һәм хезмәткәрләрне иминиятләү взносларын түләүдән азат итә. Шул ук вакытта аларның барлык социаль гарантияләре (пенсия белән тәэмин итү, социаль һәм медицина иминиятләнүе) саклана һәм шулай ук бу производствога кагылышы булмаган тотып калуларны киметәчәк. Гомумән, салым буенча хисап тотуларның һәм фондларга хисап бирүләрнең 10 төрле формасы бетәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Салым яңа система буенча ничек исәпләнә?

– Салымны салым органнары касса һәм банклар мәгълүматлары нигезендә исәпли. Һәм шулай ук салым күләме салым түләүче тиешле очракларда шәхси кабинет аша системага керткән табышлар  мәгълүматлары нигезендә мөстәкыйль исәпләнә.

– Бу проектта катнашучы банклар бармы?

– Проектка инде биш эре банк кушылды.

– Тагын да тулырак мәгълүматны кайдан алып була?

– Тагын да тулырак мәгълүматны ausn.nalog.gov.ru сайтыннан укырга мөмкин. Салым түләүчеләр шулай ук кирәкле мәгълүматны Россиянең АУСН ФНС мобиль кушымтасыннан карый алалар. Татарстан Республикасының барлык салым органнарында бу тема буенча “ачык класслар” оештырылды. Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне “ачык класслар”га чакыра.

– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X