erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстандагы гарасат балалар бакчасы, клуб, ФАП һәм башлангыч мәктәпне түбәсез калдырган

Кичә Мөслим районының Ташлыяр авылына “чакырылмаган кунак” – гарасат кереп чыккан. Гарасат балалар бакчасы, клуб, ФАП, башлангыч мәктәп урнашкан бинаның түбәсен каерып аткан.

Ярты түбә күрше ихатаның бәрәңге бакчасына барып төшкән.

– Гарасат көндез сәгать ике белән өч арасында булды. Аллага шөкер, кеше-кара зыян күрмәде. Дөрес, түбәсе булмау һәм газ торбасы өзелү сәбәпле, бинада урнашкан оешмалар эшләми, – дип сөйләде безгә әлеге авылда яшәүче Лилия Гарипова.

 

– Инде газ торбасын ялгап куйдылар. Хәзерге вакытта түбә калдыкларын сүтү белән мәшгульләр. Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары нигезендә бинаны төзекләндерү өчен җирле бюджеттан, резерв фондыннан акча бүлеп бирелде. Дүшәмбедән түбә ябу эшенә тотынырлар, атна-ун көн эчендә бу эшләр тәмамланыр дип уйлыйм. 1 апрельгә кадәр мәктәп укучылары каникулда, балалар бакчалары карантинда иде. Шуңа күрә балалар бакчага, мәктәпкә бара алмый дип кайгырасы юк. Байтак оешмалар кебек, клуб та эшләми, – дип сөйләде безгә Мөслим районы башкарма комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Рөстәм Ильясов.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәшит Минһаҗ

Фото: vatantat.ru

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X