erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстаннан мәктәп директоры Төркиядә суга батып үлгән

3 ноябрьдә Төркиянең Аланья шәһәрендә диңгездә сәяхәт вакытында катер батып, Азнакай шәһәренең мөмкинлеге чикле балалар мәктәбе директоры Данияр Мөхитов һәлак булган.

Әлеге хакта мәгълүмат чараларына Анталья провинциясендә РФ консуллыгы вәкиле хәбәр иткән. Бу хәбәрне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да раслый. Шулай ук Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та Төркиядәге Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллегенә чыгып, әлеге кайгылы хәбәрнең дөреслеген раслады, хәзерге вакытта республика һәм район җитәкчелеге аның гәүдәсен туган җиренә кайтару буенча тиешле чараларны күрә.

Татарстанның Төркия Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары, якташыбыз Альберт Ялышев Данияр Мөхитовның гәүдәсен Азнакайга кайтару буенча барлык оештыру эшләрен үз өстенә алачагын белдерде.

Мәскәү вакыты белән 10 сәгатьләр тирәсендә бортында 32 туристы булган катер Аланья крепосте янындагы култыкта су асты кыяларына утыра һәм бата. Пассажирлар оператив рәвештә якындагы сайлыкка төшереләләр. Эзләү-коткару эшләре барышында баткан катерның трюмында 1983 елда туган Россия гражданинының гәүдәсе табыла.

Кызганычка каршы, ул үзебезнең Азнакай егете Данияр Мөхитов булып чыга. Данияр Җәмил улы Төркиягә ялга тормыш иптәше белән киткән. Алар тиздән кайтасы булган. Хатынының сәламәтлегенә куркыныч янамавы мәгълүм.

Мөхитовлар гаиләсендә ике бала үсә. Аларның олысына – 9, кечесенә 6 яшь.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район җитәкчелеге Мөхитовлар гаиләсенең, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Данияр Мөхитовны коллегалары бары тик яхшы яктан искә алалар.

ЧЫГАНАК: http://aznakaevo-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/aznakayny-mktp-direktory-trkiyad-kater-suga-batyp-lak-bulgan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X