erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанның һәр районында ИТ-лицей ачылачак

«Татарстан Президенты ярдәме белән Яндекс-лицейлар челтәре ачылачак һәм үсеш алачак», — диде Айрат Хәйруллин.

Татарстанның һәр районында ИТ-лицей ачылачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Проект «Яндекс» компаниясе белән берлектә тормышка ашырылачак. «Татарстан Президенты ярдәме белән Яндекс-лицейлар челтәре ачылачак һәм үсеш алачак. Алар һәм районда барлыкка килергә тиеш дигән бурыч куелды», — диде Айрат Хәйруллин.

Аның сүзләренчә, «Яндекс» компаниясе укытучыларга өстәмә укыту эшен оештырачак. Шул рәвешле, алар укучыларга программа белән тәэминат өлкәсендә белем бирә алачак. Татарстанда барлыгы 55 шундый лицей пәйда булыр дип көтелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Министр шулай ук Казан һәм Чаллы ИТ-парклары базасында икътисад һәм сәнәгать тармакларының цифрлы трансформациясе компетенцияләре үзәге булдырылачагын әйтте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X