erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты ялга җыенучыларга киңәшләр бирде

Коронавирус таралу сәбәпле, республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ялга җыенучыларны чит ил урынына Татарстанда ял итәргә чакырды. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда сөйләде.

«Хәзер чит илгә ял тәкъдим итү бик катлаулы, Мин Татарстанда ял итәргә киңәш итәм. Бездә яхшы, кызыклы һәм матур урыннар күп, шуңа күрә Татарстанда ял итегез», — диде Иванов «Татар-информ» корреспондентының соравына җавап биреп.

Аның сүзләренчә, хәзер бөтен дөньяда туризм тармагы коронавирус аркасында зыян күрә һәм зур югалтулар кичерә. Якын арада республика ягыннан туристлык компанияләренә дәүләт ярдәменең мөмкин булган чараларын табу планлаштырыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты Кытай, Көньяк Корея, Италия һәм Иранга юлламалар сатуны тыю турында искәртүен хәбәр иткән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X