Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республика халкын урманнарны чистартуга һәм табигатьне саклауга үз өлешен кертергә чакырды.
Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башланды. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Акция барышында республика урманнарында каты коммуналь калдыклар, коры-сары һәм ауган агачлар җыештырылачак. Шулай ук ял итү урыннары, мәгълүмат щитлары һәм аншлаглар тәртипкә китереләчәк.
Экологик акциягә урман хуҗалыгы тармагы белгечләре, предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләре, экология берләшмәләре вәкилләре, студентлар һәм волонтерлар кушылачак.
«Татарстанның чиста урманнары» акциясе «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында үткәрелә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев