Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Түбәдән кар төшергәндә дүрт кеше һәлак булган

    Сигез кеше кар астында калган.

    Алтай өлкәсенең Заринский районында 8 гыйнвар иртәсендә фаҗига була. Ашлык склады түбәсен кардан чистартканда дүрт кеше үлә. Бу урында төшерелгән кадрларны Россия Тикшерү комитетының Алтай өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте күрсәтте. 

    Смазнево станциясе территориясендә ашлык склады түбәсендәге карны чистарталар. Бер мизгелдә кар шуып төшә һәм сигез кеше кар астында кала. Аларның дүртесе үлә, тагын дүртесе имгәнә. 

    Тикшерү комитеты «ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерерлек итеп хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. 

    Төбәк губернаторы Виктор Томенко зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итәргә кушкан, дип хәбәр итте «Вести» каналы. 

    Реклама

    «Комсомольская правда» сайты мәрхүмнәрнең исемлеген чыгарды.

    Токарев П.М. 1961 елда туган
    Шабалин Н.И. 1968 елда туган
    Дмитриев Ю.В. 1971елда туган
    Сергеенко М.В. 1998 елда туган
    Алар барысы да крестьян-фермер хуҗалыгында эшләгән, диелә бу хәбәрдә.

    Интертат: https://intertat.tatar/news/incident/09-02-2021/t-b-d-n-kar-t-sherg-nd-d-rt-keshe-lak-bulgan-5804904

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: