erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Театр артисты Илшат Агиев вафат

Кичә кич юл транспорт һәлакәтендә Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшь актеры Илшат Агиев вафат булган.

"Әлмәт татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Агиев Илшат Фәнзәви улы вафат. Артистыбыз Илшат вакытсыз үлеме сәбәпле Әлмәт театры коллективы гаиләсенең, якыннарының, дусларының тирән кайгысын уртаклаша.

Сәхнә түрендә балкыган яшь йолдыз, җыр моңга гашыйк булып кабатланмас таланты, рольләре белән күпме тамашачы йөрәген яулаган Илшат... Күңелебез ышанмый... Йөрәкләрне тетрәндереп, якты эз калдырып киттен Илшат. Син һәрвакыт безнең күңелдә...

Фаҗигада һәлак булганның барлык якыннарына һәм гаиләгез белән Сезгә Аллаһе Тәгалә бу авыр көннәрне уздырып җибәрергә җиңеллек һәм чиксез сабырлык бирсен. Моннан соң кара кайгы, ачы хәсрәт күрсәтмәсен. Илшат Фәнзәви улының яткан гүрләре киң, якты, иман нурлы булып, урыннары оҗмах түрләрендә булса иде.
Әмин", дип язылган Әлмәт театрының инстаграмдагы аккаунтында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илшат 1991 елның 12 ноябрендә Башкортостан Республикасының Тәтешле районы Көрдәм авылында туа.

Казан театр училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли башлый.

Әлмәт районы башлыгы исеменнән 2016 нчы елда  «Ел актеры» премиясе лауреаты  була, дип яза vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X