erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы

Арча районы прокуратурасы мәгариф һәм мәдәният объектларында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору законнарының үтәлешен тикшерде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән учреждениеләрнең җитәкчеләре адресына 8 тәкъдим һәм 3 протест кертелде, шулардан 2 гариза экстремизмга каршы тору өлкәсендә (2 дәүләт хезмәтендәге кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды), калган актлар террорчылыкка каршы тору өлкәсенә карый.

Прокурор тәэсире актлары карап канәгатьләндерелде, 7 дәүләт хезмәтендәге кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Тикшерүләр Арча гуманитар техникумында, педагогика көллиятендә, “Арча–Арена” спорт мәктәбе, Арча Мәдәният йорты, “Арча” спорт мәктәбе, Арча өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен интернат йорты, Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә үткәрелде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аерым алганда, район Мәдәният йортында объектларның террорлыкка каршы сакланышы таләпләрен бозып, контроль ясауның план-графигы расланмаган, террорчылыкка каршы сакланышны тәэмин итү буенча планлы чаралар уздырылмый. Бина саклык оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан сакланмый.

Прокуратура әлеге юнәлештә эшне дәвам итә.

Ринат Газизов, район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X