erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әтисенең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә сабый ваннада баткан

33 яшьлек ир кечкенә сабыен юындырырга була. Ваннага су тутыра, баланы шунда утырта. Бераздан әти кешенең телефоны шалтырый һәм ул аны алырга икенче бүлмәгә чыга. Бу гамәле төзәтеп булмаслык фаҗигагә сәбәпче була.

Казан шәһәрендә була бу хәл. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 19 мартта башкаланың Бирюзовая урамындагы йортта нәни баланың үле гәүдәсе табыла. Тикшерү версиясе буенча, сабыйның 33 яшьлек әтисе аны ваннада коендырырга була. Ниндидер мизгелдә ул башка бүлмәгә телефоны артыннан чыгып китә.

Ун минуттан соң ул суның ваннадан агып чыгуын ишетә. Әти кеше аңын җуйган балага ясалма сулыш алдырырга тырышып караса да, сабый табиблар килгәнче үк вафат була, дип хәбәр итә Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе.

Ир җинаять кылуга катнашлыгы булуын тулысынча таный. "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлтелгән тикшерү эшләре алып барыла.

Хөрмәтле дуслар! Мондый фаҗигагә тарымас өчен сабыйларыгызны үзләрен генә ванна бүлмәсендә беркайчан да калдырмагыз! Илебездә мондый үкенечле хәлләр, ни кызганыч, беренчеләрдән түгел. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28587

skybyk.kiev.ua сайтыннан

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/tisene-vaemsizligi-n-ti-send-sabiy-vannada-batkan-179633/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X