erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әтнәдә бәрдергән кешене Арчага җибәрәләр

.Кичә кич 21сәгать 30 минутлар тирәсендә Олы Әтнә авылының мәчете тирәсендә кеше бәрдерделәр.

 

Икесе дә - районыбыз кешеләре. Берсе дә карт түгел. Җәяүлеләр юлыннан чыккан кешене бәрдергәннәр, дип сөйләүчеләр дә бар. Исәнме бу кеше, дип борчылучы да җитәрлек.

 

Реклама

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Ир кеше. Урта яшьләрдә. Исән үзе. Тик сынган җирләре күп. Арчага җибәрәбез,- диделәр район үзәк больницасының "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә эшләүчеләр.

- Җәяүлеләр юлыннан чыккан дигән сүз дөрес түгел. Салмыш хәлдә иде. Гаеплеләрне ачыклау бара. Тагын бер кисәтәсе килә, кич чыкканда киемгә яктырткыч  элементлар куярга онытмагыз. Юл аша чыкканда ике якка да карап алыгыз. Машина йөртүчеләр, авыл эченнән үткәндә олды юлдан тизлек режимын саклагыз. Бәхеткә каршы исән бу кеше, тик күпме азапланасы, дәваланасы бар. Юлда карап йөрегез, -  дип кисәтә юл хәрәкәте тәртибен саклаучы инспектор Рамил  Гәрәев. 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X