erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тәрбиячеләр 1,5 яшьлек баланы урамда онытып калдырган

Бер бала икенче баланы башы белән идәнгә суга.

Әлмәт шәһәрендәге шәхси балалар бакчасында тәрбиячеләр 1,5 яшьлек баланы урамда онытып калдырган. Моны видео аша күзәткән ата-аналар күреп алган. Балаларны мәйданчыктан бина эченә алып керәләр. Әмма бер минуттан видеода бала күренә. Ул 15-20 минут буе урамда ялгызы йөри. Ата-аналар балалар бакчасының җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә. Моңа каршы исә бала үзе гаепле, ул тәрбияченең күз алдында булырга тиеш, дигән җавап ишетәләр. Ә балага нибары 1,5 яшь.   Ата-аналар әйтүенчә, биредә моңа кадәр дә күңелсез хәлләр булган. Әйтик, алар җибәргән бер видеода бер бала икенче баланы башы белән идәнгә суга. Моны күреп торган тәрбияче берни дә эшләми. Бу хәлдән соң баланың сәламәтлеге начарланган. 

чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=30684

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

фото яндекс. ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X